microbik.ru
1


75 ел эчендә Яңа Кишет мәктәбен берничә директор җитәкләгән. Алар арасында Хөсәенов Әхәт, Сабирова Разыя, Каюмова Рәйсә, Кәримов Шамил, Шаяхметов Әмир, Шакиров Зильфат, Минҗанов Фарсельләр бар.




Шаяхметов Әмир абый коллективны 25 ел җитәкли. Ул Яңа Кишет сигезъеллык мәктәбенә директор итеп 1971 елда билгеләнә, укучыларга тарих фәнен укыта. Тормыш иптәше Диләрә апа шушы мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Һәм 1994 елга кадәр Яңа Кишет урта мәктәбендә укучыларга белем бирә. Ул “Укыту һәм тәрбия эшендә уңышлары өчен” РСФСР Мәгариф министрлыгы һәм профсоюзларның республика тарафыннан һәм бик күп мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әмир абый Шәяхметовның эшләү дәверендә күрсәткән хезмәтләре хисапсыз. Шуларның берсе – 1990 елда төзелгән яңа мәктәп бинасы.

Ул укытучылар һәм укучыларның, ата-аналарның зур ихтирамына лаек кеше. Мәгариф отличнигы. Пенсиягә чыккач та Әмир абый мәктәпне ташламады – “Шахмат һәм шашка” түгәрәген җитәкли. Аның укучылары район күләмендә зур уңышларга ирешәләр.

Сулдан: Кәримов Шамил, Шакирҗанова Әлфия, Шәяхметов Әмир, Шакирҗанов Данил, Муллагалиева Кәүсәрия, Хөснетдинова Разидә

1972 ел